Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Лагерьда башын ярганнар

Кичә Кырмыскалы районында урнашкан балалар лагеренда 12 яшьлек малайның башы җәрәхәтләнгән.

“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, балалар лагеренда ял итүче үсмерләр арасында сугыш чыккан. Нәтиҗәдә, 12 яшьлек малайның баш сөяге ярылган. Аны ашыгыч рәвештә Уфага дәваханәгә озатканнар.

Әлеге вакытта бу очракны тиешле органнар тикшерә.

Фото: pixabay.com сайтыннан