Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Пенсия реформасы референдумга чыгарылырмы?

Русия Үзәк сайлау комиссиясе пенсия законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүгә документлар һәм заявка кабул иткән.
Алар үткән атнада Мәскәү шәһәр сайлау комиссиясеннән килгән. Әлеге мәсьәлә Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында каралачак. Гамәлдәге законнарга ярашлы, ҮСК әлеге документларны алганнан соң ун көн эчендә бу мәсьәләне ачык утырышта карарга тиеш. Әйткәндәй, әлеге документлар КПРФ әгъзалары тарафыннан тапшырылган. Референдум үтсен өчен ким дигәндә ил төбәкләренең яртысының сайлау комиссияләрендә инициативалы ярдәмче төркемнәр теркәлүе мотлак.
Фото: РИА "Новости"

Русия Үзәк сайлау комиссиясе пенсия законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүгә документлар һәм заявка кабул иткән.

Алар үткән атнада Мәскәү шәһәр сайлау комиссиясеннән килгән. Әлеге мәсьәлә Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында каралачак.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, ҮСК әлеге документларны алганнан соң ун көн эчендә бу мәсьәләне ачык утырышта карарга тиеш.

Әйткәндәй, әлеге документлар КПРФ әгъзалары тарафыннан тапшырылган.

Референдум үтсен өчен ким дигәндә ил төбәкләренең яртысының сайлау комиссияләрендә инициативалы ярдәмче төркемнәр теркәлүе мотлак.

Фото: РИА "Новости"