Ырынбур өлкәсендәге Тоз күле янында булган хәлгә карата бер ханымның аудиоязмасы дөреслеккә туры килә.
Ул Тоз күле янында гарасат чыгучы, халыкның "Титаник"тагы кебек паникага бирелеп чабышуы турында бәян итә. "Тиз генә чәйләп алам да, кайтып китәм, монда ял итеп булмый инде", - ди ул. Баксаң, биредә, чыннан да, гадәттән тыш көчле яшенле яңгыр булган. Кара болытлар куергач, кемдер күлдән читкә киткән, кемдер, киресенчә, суга кергән. Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 13 яшьлек Юра Боков судан чыгып өлгермәгән, аны шунда яшен суккан. "Мондый көчле шартлауны ишеткәнебез юк иде!" - ди анда булучылар. Юраның әти-әнисе, энесе дә шунда булган, алар исән калган. "Уфа - Ырынбур" маршрутында автобус йөртүче Гаяз Сафин болай сөйли: "Ял итәргә баручылар арасында "кәефләнеп" алырга яратучылар еш очрый. Ә күл буенда кояш туры карый, ком кыза, кая инде ул тагын 40 градус өстәү?! Быел мин белгәне генә монда 5 кеше һәлак булды". Ял итәргә барганда "дилбегәләрне ычкындырып", Газраилга ярдәм итеп йөрмәс