Тиешле карарны үткән җомгада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов имзалады.
Уфада бу елның 23 ноябрендә “Экспортларга вакыт” дигән халыкара форум үтәчәк. Ул төрле бизнес вәкилләре һәм хөкүмәт структуралары арасында бәйләнеш булдыру, экспорт эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак дип көтелә.
Форумга 400дән артык катнашучы җыелачак. Алар арасында чит ил вәкилләре, федераль хакимият органнары, Русия Федерациясе төбәкләренең башлыклары, тышкы икътисади эшчәнлек буенча экспертлар һәм бизнес вәкилләре.
Чараның төп оештыручылары булып Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыяте тора.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.