Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан — хәстәрлек территориясе

Башкортстан — илдә өченче ел “Хәстәрлек территориясе” проекты гамәлгә ашырылучы алты төбәкнең берсе. Программа өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.

Проект кысаларында республикада дәваханәләрдә — гериатрия бүлекчәләре, поликлиникалар нигезендә гериатрия кабинетлары ачылган. Шулай ук, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәдәге системасын булдыруның шәхси планы гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме - халык проектны хуплый, анда патронаж хезмәтен үстерү кебек юнәлешләр дә күздә тотыла.

“Хәстәрлек территориясе” проектына “Бердәм Русия” партиясенең “Өлкән буын” проекты координаторлары кертелгән. Алар яхшы тәкъдимнәрен җиткерә, социаль һәм медицина хезмәтләренең тыгыз хезмәттәшлек итүенә булышлык итә, проект барышына контроль оештыра. Бу эшчәнлек бүген “Өлкән буын” проектының даими һәм мөһим юнәлеше булып тора.

“Өлкән буын” проекты активистлары пенсионерларга мошенниклардан саклану чаралары турында сөйли, аларны компьютер белән эшләргә өйрәтә, интернат-йортлар территорияләрен төзекләндерә. Проект ярдәмендә “көмеш” волонтерлык актив үсешә.

Фото: dom.prestarelyh.dp.ua