Әй, бу дөнья дигәннәре... Куабыз гына аны, куарга тырышабыз... Аны куып, шулкадәр онытылып та китәбез, ахры, кайчак бернәрсәгә вакыт калмый. Хәтта иң якын кешеләргә дә...
Беркөн эштән кайттым. Гадәттәгечә, каршыма өч балам йөгереп килде. Йөгереп, дип, зурысы атлап инде. Килде дә, кулымнан пакетларны алып, аш-су бүлмәсенә кереп китте, теге икесе аларның эченнән көткән әйберләрен тизрәк эзләргә йөгерде.
Кулны югач, мин дә, кая барыйм, шул аш-су бүлмәсенә юнәлдем инде. Күп хатын-кызлар аңлар, анда бер кергәч, без тиз генә чыга алмыйбыз. Бу юлы да гадәттәгечә кайнашам шундагы бетмәс эшләр белән. Гадәттәгечә уртанчы кызым яңа рәсемнәрен миңа күрсәтергә күтәреп килде, төпчек улым, кызып-кызып мультфильм геройлары хакында сөйли башлады. Гадәттәгечә инде барысы да. Мин дә гадәттәгечә “ярты күзем” белән рәсемнәргә карап соклануымны белдерәм, “ярты колак” белән малайны тыңлап, аһ-ух киләм, ә чынында аларны күрмим дә, ишетмим дә диярлек, босоножки аякны кырды, эшләрне бетереп, тизрәк диванга барып авасы килә, кичәге киноның да дәвамы көтә... Уйлар әллә кайда, еракта, гәзитебезгә язылу сүлпәнәйгәнгә дә йөрәк әрни әле, өстәвенә. Өлкән кызым мине аңлый, шуңа күптән андый “зур игътибар”га өмет итмичә, янә телефоны янына ашыкты. Гадәттәгечә кич дәвам итте...
Икенче көнне дә гадәт-тәгечә эштән кайтып киләм. Ишекне ачып кердем. Гаҗәп, мине каршы алырга беркем йөгереп килми. Урамга чыгып киткәнме болар, дисәм, эчке бүлмәдән тавышлар ишетелә. Аптырап, эчкә үттем. Бүген мине балалар ишетми дә, күрми дә. Телефонга капланганнар. Сөйләшәләр, көлешәләр. Телефон да аларга... җавап бирә.
— Алиса, иртәгә нинди һава торышы?
— Алиса, әкият сөйлә әле?
— Алиса, нигә минем Кыш бабайдан сораган теләгем үтәлмәде?
— Алиса, иң матур мәчеләрне күрсәт әле?
— Алиса, син җәйне озынайта аласыңмы?
— Алиса, җырла!
— Алиса, миңа нишләргә?
— Алиса, син сантыймы әллә?
Телефондагы матур, тигез хатын-кыз тавышы боларның барлык сорауларына сабыр гына җавап бирә, әкият сөйли, җыр-лый, акыллы гына киңәшләр әйтә, хәтта “сантый” дигәнгә дә ачуланмый. Телефоннарына “Яндекс” компаниясенең виртуаль тавыш ярдәмчесен урнаштырып, аның белән сөйләшеп, рәхәтләнеп күңел ача минем балалар. Хәтта кайтканымны да ишетмәгәннәр. Карап торам боларга, үземә игътибар булмаганнан бераз күңелсез булып китте. Менә, ниһаять, мине күреп калдылар. Матур күзләр, ихлас елмаюлар миңа юнәлтелде.
— Әни, әни, син дә Алисага берәр нәрсә әйтеп кара әле, кызык бит!
Ә минем, билгеле, га-дәттәгечә инде, вакыт юк. Шулай да бик кыстагач, бирештем. Җансыз телефон экранына карап, ни әйтергә белми, тынып калдым. Аптырагач:
— Алиса, миңа күңелсез, – дидем.
— Телисезме, мин Сезгә мәчеләр хакында кызыклы видео күрсәтәм? – ди бу миңа бик җанлы итеп.
— Их, Алиса, миңа бит мәчеләр кызык түгел, – димен.
— Барысы да яхшы булачак! — ди Алиса.
— Алиса, миңа бит инде 41 яшь... – димен.
— Мин Сезгә күпкә азрак бирер идем!
— Ничек инде, син бит мине белмисең дә, күрмисең дә! – Бераз елмая башлавымны сизеп калам.
— Мин барысын да беләм һәм күрәм!
— Ничек итеп?
— Тылсым ярдәмендә!
Мин инде рәхәтләнеп елмаеп җибәрәм, ә янымдагы балалар күптән шаркылдап көлә. Менә бит, телефондагы ниндидер тавыш шулай барысын бергә җыеп, көлдерә алсын инде! Тәки күңелне күтәрде бит!..
...Гадәттәгечә эштән кайтып киләм. Эчтән генә уйлыйм: балалар нишлиләр икән, йөгереп килер-ләрме, әллә янә телефонга капландылар микән? Телефондагы виртуаль тавыштан көнләшү хисе дә туды бераз. Ишекне ачам. Ура, мине йомшак җылы куллар кочаклап ала! “Әһә, — мин әйтәм эчтән генә, — Алиса, озак популяр була алмадыңмы?”
Тагын аш-су бүлмәсе, савыт-саба, бәрәңге әрчүләр... Тагын бер-берсен бүлә-бүлә хәбәр сөйләгән кадерле тавышлар. Тик бу юлы мин эшләрне кырык якка ташлап, зур игътибар белән кызымның иҗат җимешләрен карыйм, малайның сөйләгәнен тыңлыйм, әңгәмәдә катнашам. Хәтта зурысы да иптәш кызларының нинди яңалык җиткергәнен миңа сөйләргә килә. Алиса, мин сине җиңәм, ахры!
Бер карасаң, шәп нәрсә ул үзе — Алиса. Минут эчендә әлеге вакытта һава торышының нинди икәнен әйтеп бирә, соңгы яңалыкларны җиткерә, кирәкле мәгълүматны бирә, хәтта калькулятор да кирәкми, теләсә нинди исәпләүне әйтә ала. Ничек алга китте бит заман! Әле берничә ел элек кенә безнең балачакта болар төшкә дә кермәс фантастика иде. Безнең барлык кызык — урамда дуслар белән уйнау булды. Ә бүгенге балалар... Өстәвенә, үзебез дә аларга вакыт җиткерә алмыйбыз... Хатабызны төзәтергә вакыт түгел микән? Юкса, телефондагы тавыш балаларыбызга үзебездән кадерлерәккә әйләнергә мөмкин бит! Телефоннан көнләшергә калмагае...