Эшкуарлар Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына хезмәткәрләрне эштән җибәрү өчен "Ышанычны югалту” статьясын кертергә тәкъдим иткән, дип яза РИА Новости.
Әлеге вакытта мондый норма дәүләт хезмәткәрләре өчен генә гамәлдә. Кодекста ышанычны югалтуның сәбәпләре язылган: керемнәр һәм чыгымнар хакында мәгълүмат бирмәү, чит ил банкларында акча тоту, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнү һ.б.
Бу башлангычларын эшкуарлар, чиста куллы булмаган эшкуарларны булдырмас өчен кирәк, дип аңлата. Министрлыкта бу чара хезмәткәрнең җаваплылыгын арттырачак, дип саныйлар.
Фото: pixabay.com