Башкортстанның икътисади торышын үстерүгә юнәлтелгән проектлар Саратовта үткән укуларда тикшерелде.
16-19 июльдә Саратов шәһәренең П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтында "Төбәк командалары үсеше" укытуларының өченче модуле үтте. Башкортстан делегациясе составында республика Хөкүмәте Аппараты, Башкортстан Башлыгы хакимияте һәм министрлыклар вәкилләре катнашты.
Укыту дөньядагы иң уңышлы, көндәшлек итәрдәй төбәкләрдә инвестицион климат командалары төзү проектларына нигезләнеп башкарылды.
Проектта катнашучылар ил субъектларының социаль-икътисади торышын күтәрү буенча төбәк программалары төзеде һәм башка башлангычларда катнашты.
Фото: Икътисади үсеш министрлыгы сайтыннан