Республикада мал азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара. Әлеге вакытка һәр баш малга 10 центнер исәбеннән тупас һәм сусыл мал азыгы хәзерләнгән.
Мал азыгы хәзерләүдә аеруча Благовещен, Кырмыскалы, Илеш һәм Бөре районнары өлгергәнлек күрсәтә, иң югары күрсәткеч Илеш районында.
Әлеге вакытта күпьеллык үләннәрне чабу тәмамланып килә. “Бәлки, көзгә кадәр икенче тапкырга да чабып булыр”, - ди аграрийлар.
Моннан тыш, августта силос салу көтелә. Әлегә игенчеләр кукурузның өлгерүен көтә.
Фото: Вконтакте