Нинди сере бар икән Ямады авылының? Беренче карашка, берни белән дә аерылмый кебек үзе — шул ук урамнар, бизәкле тәрәзәләр, төтен чыккан морҗалар. Әллә инде чыннан да суы серле микән? Ямадыда булган саен шушы уйлар баштан үтми калмый.
Шулай инде, танылган кешеләр чыккан авылларга безнең караш башка. Гел генә шушы “серлелекне” эзлибез, шагыйрьне — шагыйрь, рәссамны — рәссам, артистны артист иткән сәбәпләрне күрәсебез, тоясыбыз, аңлыйсыбыз килә. Тирәнрәк уйласаң, шушы гадилек, авыллык аларны нәкъ шундый бөек иткәндер дә, шушындый гадилектән туадыр ул талант. Үзе гади, үзе бер дә гади булмаган Ямады авылыннан бик күп талантлар чыккан. Бертуган Юзеевлар, танылган рәссам Эрот Зарипов һәм башкалар.
Июнь аеның соңгы көннәрендә Яңавыл туфрагында үткән бәйрәм дә “Ямадының асыл уллары” дип аталган һәм ул Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулуга, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Авыл бу көнне гөрләп торды, ихата
