Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, “Хозур ТВ” мөселман каналы тапшырулары Башкортстанның “Зеленая точка Уфа” санлы телевидение һәм интернет-провайдеры челтәренә дә кертелгән. Мөселман телевидение тапшыруларын карау өчен 17000 кулланучы кушыган.
“Хозур ТВ”ның максаты – радикаль карашлардан читтә торучы хәвефсез мәгълүмат киңлеген популярлаштыру. “Хозур ТВ” контенты мавыктыргыч, балалар өчен һәм күңел ачу тапшыруларыннан гыйбарәт, ул теләсә нинди яшьтәге һәм социаль дәрәҗәдәге кешеләр өчен аңлаешлы.
“Зеленая точка Уфа” каналлары пакетына керү - әлеге максатта зур адым.
Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегендәге делегация булды. Ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек итү һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрен карады.
Фото: "Хозур ТВ" сайтыннан