Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сабыйларның җәе ямьле булсын!

Җәй – балаларның аеруча көтеп алган вакыты. Мәктәп укучыларын каникуллар җитү сөендерсә, бәләкәчләргә дә кояшлы җылы көннәр күп матур мизгелләр вәгъдә итә. Тик, ни кызганыч, нәкъ җәй көннәрендә балалар белән булучы күңелсез очраклар да арта.

Балалар травматизмын һәм бәхетсез очракларны кисәтү максатында рес­пуб­ликаның Сәламәтлек саклау министрлыгы ата-аналар өчен белешмә әзер­ләгән. Анда төп игътибарны нинди хәлләргә юнәлтергә кирәклеге билгеләнгән.

Балаларның биектән егылып төшүе аеруча игътибар таләп итә. Табиблар әйтүенчә, бу хәл – җәрәхәтләрнең иң еш очраган сәбәбе. Гадәттә, балалар гараж, койма, агач башларыннан егылып төшә. Иң күңелсез хәл – нәниләрнең биек йортлар тәрәзәләреннән килеп төшүе. Бу күп очракта ата-аналарның игътибары җит­мәүдән килеп чыга. Бала ачыла торган тәрәзәләр янына барырга, балконнарга керә алмаска тиеш. Тәрәзәләргә куелучы сетка хәвефсезлек тәэ­мин итә алмый!

Җәй көне балаларның суда җәрәхәт­ләр алуы тагын да ешрак күзәтелә. Су кер­гән-дә үзеңне ничек тотарга кирәк-лекне сабыйларына нәкъ ата-аналар өйрәтергә, елга-күл буйларында аларны бер минутка да күздән яздырмаска тиеш. Су кергәндә һәм чумганда кагыйдәләрне бозу еш кына төрле җәрәхәтләргә һәм хәтта батып үлүгә дә китерә. Балалар белән көймәдә, катамаранда йөзгәндә тиешле үлчәмдәге коткару жилетлары хакында онытмаска кирәк. Өлкәннәр суда батучыга беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш!

Эссе көннәрдә балалар кояшта озак булса, пешүләр һәм кояш сугулар да зур хәвеф белән яный. Кояшның югары активлыгы вакытында балаларны тышта озак йөрт­мәскә кирәк. Кояш ванналары алу өчен иң яхшы вакыт – иртәнге 10-11, кичке 17 сәгать­тән соң. Кояш астында баш киеме кию мотлак.

Велосипед, скейтборд, роликлы тимераяклар – күпсанлы җәрәхәт алу чаралары төркеме булып та тора. Алар барысы да яшькә туры килергә һәм махсус кием белән бергә кулланылырга тиеш (шлем, тезне, терсәкне саклагычлар һ.б). Бәхетсез очракларны кисәтү өчен балаларны тротуарда автомобиль транспортына йөз белән борылып йөрергә өйрәтергә кирәк.

Балалар юл аша чыгу ка­гыйдәләрен белергә тиеш: билгеләнгән урында свето­форның яшел утына гына, юл читендә туктап, ике якка да карарга, өлкәннәрнең кулына тотынып чыгарга. Атларга, йөгерергә түгел! Өлкәннәр транспорт эчендә дә баланың хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш.

Көнкүрештәге хәвефле очраклар да күп. Пешүләрне кисәтү өчен балалар өлкән­нәрнең күзәтүе астында булырга тиеш. Өсләренә кайнар чәй, аш, су аудармасыннар. Ризык әзерләгәндә, савыт-саба юганда, кер үтүкләгәндә бәләкәй балалар якын торырга тиеш түгел. Шырпы, зажигалка, шәм, петарда кебек әйбер-ләр яшерелгән булсын.

Ашамлык саклый торган савытларда медикаментлар, кер юу чаралары, кислоталар кебек нәрсәләр булмасын. Аларны балалар кулы җитми торган урыннарда саклау кирәк. Нәниләрне вак предметлардан саклауны игътибарсыз калдырмау мөһим. Ә инде электр розеткаларында махсус саклагычлар булырга тиеш.

Әгәр балагыз каза күрсә, вакытында дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм дәва­лануны җиңеләйтә. Баланы тынычландырырга, үзегезнең дулкынлануыгызны күр­сәтмәскә ки­рәк. Хәтта җәрәхәт җитди кү­ренмәгән очракта да белгечкә күренү мотлак. Баш мие сел-кенү, кан саву кебек җәрә­хәтләр башта бик сизелмәскә дә мөмкин.

Балаларга игътибарлы булыйк! Алар­ның хәвефсезлеге безнең, өлкәннәрнең, дөрес гамәлләренә бәйле бит!

Ләйсән Якупова.