Таныш булыгыз - Галимҗанов Нәфис Борис улы, баласыныкын алып ашаган.
Башкортстан Республикасының Суд приставлары идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Бөре районы суды аның, балигъ булмаган баласына 700 мең сум алимент бурычлары бар, дип билгеләгән. 47 яшьлек типсә тимер өзәрлек ир баласы ашамый да, эчми дә, киенми дә диме, әллә аның алдындагы бурычын башка берәрсе түләр әле дип уйлыймы?
Күрсәгез, үзеннән сорагыз әле. Ә аның кайдалыгын (8 347) 273 56 40 телефонына Суд приставлары хезмәтенә шалтыратып хәбәр итегез.
Фото: БР Суд приставлары хезмәтеннән