Күптән түгел алар алмалы кәрзин янындагы бабай сынына һөҗүм иткән иде. Инде хәзер энесенә китап укучы кыз балага. Аның кул бармакларын сындырып, китап битенә нидер язарга тырышканнар. - Хәтта фашист та картлар белән балаларны аяган, диләр. Бу кызчыкка кулы күтәрелгән җаһилның эчендә җаны юктыр, - дип, күз яшьләрен сөртә узып баручы апа. Шул хайванны тотып, катырак җәза бирелсә, башкаларга сабак булыр иде дә бит... Резида ВӘЛИТОВА.
Фото: Автор фотосы.