Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күмертауда бер көнне өч игез бала туган

Күмертау шәһәрендә бер көнне өч игезәк – ике малай һәм дүрт кыз туган. Сабыйлар матур датада - 2018 елның 18 июлендә дөньяга килгән.

«Башинформ» агентлыгына Күмертау шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч игез дә урындагы Перинаталь үзәктә туган. Бу очрак - Күмертау бала табу йорты тарихында тәүгесе.

Әлеге вакытта әниләр һәм сабыйлар үзләрен яхшы тоя һәм туганнарыннан котлаулар кабул итә.

“Башинформ” агентлыгы сайтыннан алынды
Фото: Карина Камаева