Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Олигархмыни? Юк, хокук сакчысы!

Уфаның Ленин районы суды БР буенча Эчке эшләр министрлыгы үз иминлеге бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән уполномоченные Раил Миргалиевның милкенә арест салган.

Гомумән алганда, Миргалиевның һәм гаилә әгъзаларының 10 фатиры (шуларның 7се — Уфада, 3е - Евпаториядә), Нижегородкада, Чишмә районында, Жуково һәм Булгаково поселокларында 5 шәхси йорты булуы ачыкланган.

Полицейский, шулай ук, 13 миллион сум акча түләргә тиеш. Аңа янау юлы белән акча даулауда шик төшкән.

Шөкер, республикада хокук сакчылары начар яшәми. Олигарх полицейскийлар турында даими ишетеп торабыз. Июньдә суд министрлыкның коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәренең милкен дәүләт кеременә әйләндергән иде. Ул хатынына 1,7 миллион сумга “Мерседес” автомобиле бүләк итүе белән "дан казанды". Февральдә исә шушы ук идарәнең тагы бер хезмәткәренең 18 миллион сумлык күчемсез милке һәм машиналары булуы ачыкланган.

Фото: rmnt.net фотосы