Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанда иң түбән инфляция

Башкортстанда инфляция күрсәткече июньдә түбән дәрәҗәгә - 1,1 процентка кадәр төште.

Бу - Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Русиядә гомум күрсәткеч 2,3 процент тәшкил итә.

Төбәктәге инфляциягә азык-төлек товарлары төп йогынты ясый. Узган елның июненә караганда, быел продуктлар 2,1 процентка арзанрак тора.

Радио, телевидение һәм элемтә чараларына хак төште. Шулак ук, самолет һәм ерак арага йөрүче поездларга билет хакы кимеде.

Фото: pixabay.com