“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе пенсия системасына үзгрешләр кертү буенча фикер алышулар оештырды. Республика районнары һәм шәһәрләрендә яшәүче кешеләрнең җитди тәкъдимнәре яңа закон проектының ахыргы редакциясендә исәпкә алынсын өчен партия ике атна дәвамында урыннарда шушы хакта фикер алышулар үткәрде. Бүген Уфада урыннардан җыелган башлангычлар турында ахыргы сөйләшү булды.
Фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Пенсия фондының республика бүлекчәсе, Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары вәкилләре катнашты. Дискуссияне партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды. Алексей Изотов белдерүенчә, бу законны кабул итү — күптән өлгереп җиткән мәсьәлә. Хезмәт еллары шундук түгел, акрынлап арттырылачак. Ирләр пенсиягә 65 яшьтә 2028 елдан, ә хатын-кызлар 63 яшьтә 2034 елдан гына чыга башлаячак. Шул ук вакытта пенсия законнарына үзгәрешләр вакытыннан алда пенсиягә хок