Ярмәйкәй районында гомер итүче Маннаповлар гаиләсе шундый фикердә.
- Бүген иртәнге аш әзерләгәндә үзебезнең түтәлдә үскән беренче помидорны кисеп җибәрсәм, ул миңа йөрәк бүләк итте, карбыз киссәм - шат елмаю! Нинди якты иртә, нинди хозур дөнья!!! Сезгә дә шушы матурлыкны җибәрәм, кәефләрегез иртәннән үк күтәренке булсын, - ди Рәхилә ханым.
Әйткәндәй, хәләле Миңнеәхмәт абый белән алар икесе дә "Кызыл таң"ның күптәнге тугры дуслары. Без дә аларга: "Хәерле иртә! Таңнарыгыз "Кызыл таң"лы булсын!" дип телибез.
Ә сезнең бакчаларда нинди матурлык, муллык, хозурлык бар, дуслар? Сездән дә фотолар көтәбез.
Фотолар гаилә архивыннан