Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфада “Заманча шәһәр мохитен булдыру” проекты гамәлгә ашырыла

Уфада “Заманча шәһәр мохитен булдыру” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел башкалабызда шушы программа буенча 80 йорт ихатасы төзекләндереләчәк.

Әлеге вакытта 34 йорт яны территориясендә ремонт эшләре актив бара. Төзекләндерү кысаларында яңа асфальт түшәлә, юллар киңәйтелә, бордюрлар алыштырыла, машина кую урыннары барлыкка килә. 55 йорт яны территориясендә 147 яктырту корылмасы кую планлаштырыла.

Конкурс процедуралары ярдәмендә бюджет чыгымнарын киметү нәтиҗәсендә быел тагын да 8 йорт ихатасын төзекләндерү өчен финанс мөмкинлекләре табылган. Әлеге вакытта подрядчы оешмаларны билгеләү өчен аукцион игълан ителгән.

“Заманча шәһәр мохитен булдыру” проектының төп максаты – шәһәр халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан