Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Якташларны сабантуй очраштырды

Туймазы районының Яңа Бишенде авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме күркәм бизәкләр белән балкыды.

Халкыбызның милли йоласы сыйфатында сабантуй – авыл яисә төбәк дәрәҗәсендәме ул – кабатланмас бизәкләре белән үзенчә ямьле. Күптән урнашкан гадәт буенча июль башында үткәрелүче Туймазы районының Яңа Бишенде авылы сабантуе да моның ачык мисалы. Якташлар милли бәйрәмгә бу төбәктә туып-үскәннәр аеруча якын күргән элекке Алма бакчасына җыелды.

Шуңа да игътибар итми мөмкин түгел: Яңа Бишенде тарихының соңгы чорында унберенче тапкыр оештырылучы авылдашлар очрашуы һәр елны күркәм бизәкләр белән баетыла. Быел, мәсәлән, сабантуй мәйданы янә дә киңәй­телеп, милли уеннар, спорт ярышлары өчен мөмкин­лекләр арттырылуы шу­ларның берсе. Бәйрәм көнне явым-төшем ихтималлыгын күздә тотып, тамаша мәйдан­чыгында япма да корылган. Яңабишен­делеләрнең күңел киң­леген бизәлгән сәхнә дә күрсәтеп тора. Бер сүз белән әйткәндә, Яңа Бишенде сабантуе быел район күлә­мендә үткәрелүче милли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелүе белән истә калды. Йөз иллегә якын йортлы авыл сабантуенда, якынча исәпләүләр буенча, биш меңләп кеше катнашуы да әлеге фикергә куәт.

Якташлар очрашуы билгеле җырчы, күренекле композитор Азат Имаев башкаруында Яңа Бишен­дегә багышланган авыл гимнына әверелгән, җыр белән башланып китте. Бәйрәмне даими оештыручы, Октябрьский шәһәре “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов авылдашларга ихлас тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, алдагы елларда авылда сабан­туйның июль аеның тәүге шимбәсендә үтәчәген белдерде, якташларга күңелле ял теләде.

Сабантуйның рәсми кунагы, Туймазы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова үзенең чыгышында төбәктә авыл сабантуйларының күпләп үтүен билгеләп, алар арасында Яңа Бишенде сабантуеның аеруча киң колачлы, күркәм һәм заманча булуын ассызыклады.

– Монысы инде бәй­рәмне оештыручыга бәй­ле, – диде Дилә Мөхәммәт кызы. – Гомумән, Раил Камил улын без уңышлы малтабар, халыкка игътибарлы депутат сыйфатында гына түгел, бәлки туган районының чын ватанпәрвәре итеп тә беләбез. Хәтерегездәдер, үткән елда районның аграр тармагы тилчә чиренә дучар булды, шуның нәти­җәсендә берничә авыл халкы ихаталары терлекләрсез калды. Менә шундый катлаулы чорда карантин вакытында зыян күргән шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү максатында, безнең Нарыш сайлау округы депутаты Раил Фәхретдинов Хәйрия фонды булдыру башлангычы белән чыкты. Алай гына да түгел, якташыбыз мал сатып алучыларга чыгымнарын каплауда матди ярдәм дә күрсәтте. Гомумән, районыбыз халкы Раил Фәхретдиновның башка игелекле гамәлләрен дә тоеп тора. Яңа Бишенде авылын төбәктә иң төзек авыл дәрәҗәсенә чыгаруда да аның тырышлыгы яхшы билгеле.

Чыгышының ахырында Дилә Арсланова Туймазы районы хакимияте башлыгы исеменнән Раил Фәхретдиновка районның Мактау кәгазен тапшырды.
Чыгышының ахырында Дилә Арсланова Туймазы районы хакимияте башлыгы исеменнән Раил Фәхретдиновка районның Мактау кәгазен тапшырды.

Авыл бәйрәменең тантаналы өлеше үзенчәлекле шартларда барды. Атап әйткәндә, дәрәҗәле кунаклар арасыннан сүз милли бәйрәмгә Америка Кушма Штатларыннан кайтучыларга да бирелде. Әйткәндәй, авыл бәйрәмендә бу ил кунаклары катнашуы былтырдан башланды: махсус чакыру буенча Яңа Бишенде сабантуена элек Октябрьскийда яшәп, 1998 елда АКШка күченеп киткән һәм хәзерге вакытта Нью Йоркта яшәүче Миңлегөл һәм Вахит ­ килгән иде. Быелгы кунаклар – Габделдаян Сафа һәм аның җәмәгате Ракыя ханым Русиянең татар дөньясында киң билгеле шәхесләр, алар берничә тапкыр Бөтендөнья Татар конгрессы эшендә катнашкан. Габделдаян хәзрәт Сан-Франциско штатында мәчеттә имам булып тора. Шуңа да авылдашлар бәйрәмендә катнашучыларга олы ихтирам йөзеннән Коръәннән өзекләр укып, изге теләкләрен догалар аша ирештерде.

– Яңа Бишендедәге быелгы сабантуйның иң күркәм бизәге итеп, әлбәттә, татар-башкорт эстрада­сының чагу йолдызы Айдар Галимов концертын бил­геләргә кирәк. Гомумән, авыл бәйрәмен музыкаль бизәүдә соңгы чорда үзен­чәлекле юнәлеш билге­ләнүе сизелеп тора. Атап әйткәндә, элекке елларда Яңа Бишенде сабантуенда билгеле җырчылардан Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Салават Фәтхет­динов чыгыш ясаган иде. Айдар Галимов җыр-моң эстафетасын лаеклы дәвам иттерде, дип расларга мөмкин. Сабантуй программасы белән үрелеп барган концерт дүрт сәгатьтән артык дәвам итте, анда халыкның яраткан җырчысы үз репертуарындагы күпчелек җыр­ларны тамашачыга янә дә ишеттерү белән бергә, яңаларын да башкарды.

– Яңа Бишенде авылы бәйрә­менә мин ашкынып килдем, чөнки якын дустым, Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы эшчән­легем буенча коллегам Раил Камил улыннан чакыру алгач, шатланып риза булдым, – диде җырчы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. – Мин сезнең тарафларда беренче тапкыр, әмма сизелеп тора – якташыгызны хөрмәт итәсез. Монысы инде аеруча мөһим, чөнки авылдашлар ихтирамы кешенең асылын да ачык күрсәтеп тора. Раил Камил улы моңа лаек, ни өчен дигәндә, ул туган төбәген кайгыртып яши, Яңа Бишенде һәрьяклап та күркәм булсын дип тырыша. “Альтернатива”да хезмәтеңдә, җәмәгать эшчәнле­гендә уңышлар телим, Раил дустым!

Айдар Галимов эстрада төр­кеменең концерты зур уңыш белән барды, аны билгеле җырчылардан Азат Имаев, Ришат Галиханов чыгышлары да баетты.

Ә мәйданда сабантуй гөрләде, уеннар һәм спорт ярышлары күп кеше катнашлыгында барды. Быел шунысы да төсмерләнә: ат ярышлары авыл бәйрә­менең үзәгенә чык­ты. Бәйгедә республиканың
Ә мәйданда сабантуй гөрләде, уеннар һәм спорт ярышлары күп кеше катнашлыгында барды. Быел шунысы да төсмерләнә: ат ярышлары авыл бәйрә­менең үзәгенә чык­ты. Бәйгедә республиканың

5 тө­бәгеннән, шулай ук Татарстаннан чабышкылар, юртаклар катнашты. Алар арасында Русия күләмендә танылу алганнары да байтак иде. Андыйлардан елкычылыкка махсуслашкан “Бишенде” хуҗалыгы атлары ике бәйгедә җиңеп чыкты.

Сабантуйны уеннар, ярышлар бизи. Алар күптөрлелеге белән аерылып торды, баганага менү, гер күтәрү, йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату уен-ярышлары узды. Милли көрәш келәмендә бәйгеләр шулай киеренке үтте. Сабантуй батыры булып Октябрьскийның яшь көрәшчесе Илһам Миңнул­лин танылды.

Яңа Бишенде бәйрәме беркемне дә битараф калдырмады, башка еллардагы кебек, җылы тәэссорат­лары белән күтәренке кәеф бүләк итте.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.