Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Гүзәл Зарипова туры ата...

Ул аткан фикер угы кирәкле урынга тоткарлыксыз барып җитә.

"Юлдаш" радиосы алып баручысы Гүзәл Зариповның бәрхет тавышын күпләр ярата. Халык арасында аның "Самавыр янында" тапшыруы бигрәк тә популяр. Анда ул республикада билгеле шәхесләр белән очраштыра, яшьләр белән таныштыра, социаль мәсьәләләр күтәрә, республика буйлап сәяхәт иттерә, очраштыра, кавыштыра, уйландыра, сокландыра...

Журналист буларак, эш сәфәре белән кайда гына барса да, ул мәсьәләнең төбенә төшенергә, асылын ачарга тырыша.

Күптән түгел Иглин районында узган "Мәргән укчы-2018" республика бәйгесендә ул, җәя тартып, ук атып та караган. Үзе әйтүенчә, бу - аның төп һөнәре белән аваздаш шөгыль.

Бүген "Юлдаш"та профилактик эшләр башкарыла, ә иртәгә "Самавыр янында" сезне тагын да җанлы әңгәмә көтә.

Фото vk.com сайтыннан