Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сыерны киендерсәң, сөте арта!

Мари Илендә аларга имчәк капчыгы кидерәләр.

"Вести-Мари-Эл" каналы хәбәр итүенчә, Куженер поселогында яшәүче Надежда һәм Александр Мотриннар, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәсәләр дә, шәхси хуҗалык тота. Каз-үрдәкләр белән беррәттән, алар сыер да асрый. "Дочка" кушаматлы сөтлебикәләре бик иркә аларның, көн дә иртән шампунь белән юындырганны көтә, шуннан соң гына якындагы аланга чыгып китә.

- Биредә аны чебен-черки җәфалый, - ди Александр. - Бәйләп куймыйча булмый. Шуңа да мин аның имчәгенә капчык тегеп кидерергә булдым. Үзенә бик ошады, хатын да шат, чөнки сыер тынычланды, сөтне күбрәк бирә башлады.

"Мари итәк"ле күлмәк тә тегеп кидерербез әле сыерларга, аларның кадере бермә-бер артты, чөнки авылларда бармак белән генә санарлык калды малкайлар.

Ә сезнең якта ничек? Хат-хәбәрләр көтәбез!

Фото i knyaz сайтыннан алынды.