Кичә, 12 июльдә, 86нчы яшендә Социалистик Хезмәт Герое, Уфа районының шәрәфле шәхесе Зоя Павловна Коршунова дөньядан китте.
Зоя Коршунова 1932 елның 24 октябрендә Ярославль өлкәсе Гаврилов-Ямской районының Яковлевское авылында туа. 1953 елда Ростов авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын БАССРның Уфа районы Цюрупа исемендәге совхозда агроном булып башлый. Монда ул лаеклы ялга чыкканчы 35 елдан артык эшли.
Яшелчәчелек бригадасын җитәкләп, Зоя Павловна, фәннең соңгы казанышларына таянып, яшелчәләр үстерүнең алдынгы ысулларын актив гамәлгә ашыра. Аның бригадасы һәр елны яшелчәләрнең һәм иртә өлгерүче бәрәңгенең югары уңышына ирешә, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшырта. 1964 елдан коллектив беренчеләрдән булып хуҗалык исәп-хисабына һәм хезмәт хакы түләүнең аккордлы-премиаль системасына күчә.
Зоя Коршунованың күпьелллык нәтиҗәле хезмәте лаеклы бәяләнә. Бөтенсоюз социалистик ярышларында ирешелгән зур уңышлары, яшелчәләр үстерү буенча билгеләнгән бурычларын үтәүдә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен 1973 елның 7 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа Социалистик Хезмәт Герое югары исеме бирелә.
Зоя Коршунова ике Ленин ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән, “БАССРның атказанган агрономы” исеменә лаек булган.
Үзе озак еллар яшәгән Уфа районының Булгаково авылындагы урам аның исемен йөртә.
Фото "Башкортстан энциклопедиясе"ннән