“Бердәм Русия” партиясенең “Уңайлы шәһәр мохите” проекты кысаларында Сибай шәһәрендә Ветераннар аллеясе төзекләндерелә. Бу территорияне гражданнар 18 мартта үткән тавыш бирү юлы белән үзләре сайлаган.
Аллеянең юллары һәм ял итү зонасы төзекләндереләчәк. Шушы максатта федераль һәм республика бюджетларыннан 1 миллион сум юнәлтелгән. Бүген биредә эш кайный.
Ветераннар аллеясе - яшь аналар, яшь парлар һәм өлкәннәрнең яраткан ял итү урыны. Төзекләндергәннән соң аллея танымаслык булып үзгәрәчәк.
Сибай шәһәрендә партия проекты кысаларында янә җиде йорт яны территориясе һәм “Юность” скверы төзекләндереләчәк.
Фото "Бердәм Русия" сайтыннан