Әлшәй районының Аксен авылында мәктәпне ремонтлауга федераль, республика һәм урындагы бюджетлардан 1 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Мәктәпнең спорт залына һәм җылыту системасына ремонт үткәрелә, ишекләр алмаштырыла, автоматлаштырылган янгын сигнализациясе куелачак.
Аксен авылындагы мәктәп 1961 елда төзелгән. Биредә укучы балалар төрле спорт ярышларында җиңү яулый. Яңа уку елыннан укучылар яңартылган спорт залында шөгыльләнә алачак.
Фото "Бердәм Русия" сайтыннан