Футбол – искиткеч уен. Футбол сөючеләр үз дөньясында яши, алар күп нәрсәгә сәләтле. Бу көннәрдә безнең илгә футбол сөючеләр бөтен дөньядан җыелды. Әлбәттә, алар белән сәер очраклар, гаҗәеп хәлләр дә булмый калмый.
Мәсәлән, бер атна элек, Самарада Англия белән Швециянең җыелма командаларының уенын караганнан соң, Британиянең футбол фанаты Дуглас Мортон югала. Ул телефон шалтыратуларына җавап бирми, туганнары, дуслары белән бәйләнешкә чыкмый.
Ирне Британиянең дә, безнең илнең дә полициясе ныклап эзләргә тотына. Кредит картасы белән түләүләрен, видеоязмаларны тикшереп, аның кайдалыгын ачыклыйлар. Футбол яратучы ир 10 июльдә поезд белән Мәскәүгә киткән булып чыга. Полиция белән очрашу вакытында ул нык исерек була....
Фото: pixabay.com