Лимон исе килеп торучы бу күпьеллык үлән вак куаклыклар арасында, урманнарда, урман авызларында үсә. Июньнән августка кадәр чәчәк ата. Аның яшь һәм киптерелгән яфракларын кулинариядә кулланалар: салатларга, ашларга, балыкка, иткә һәм күп кенә башка ризыкларга яхшы тәмләткеч ул.
Даруга лимон бөтнегенең үләнен файдаланалар. Эфир маеннан тыш, аның яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, таниннар, сумалалар, ачы матдә һәм лайла бар. Аның суы көзән җыеруга каршы дарулар составына керә, мае нерв системасын тынычландыра, яфраклары бактерияләргә каршы тәэсир итә. Халык медицинасында яфраклары төнәтмәсен көзән җыеруга каршы, аппетитны ача торган, сидек кудыргыч, какыруга каршы, тирләткеч, авыртуны баса торган һәм йөрәк дарулары буларак кулланалар. Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, мигреньнән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк сызлаганда һәм каты типкәндә, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан