Әбҗәлил районында яшәүче 31 яшьлек ир коткаручылар ярдәмендә генә исән калган.
Егетләр Банное күленә ял итәргә килә. Арадан берәү дусларына күлне йөзеп чыга алуын исбат итәргә була. Күлнең яртысына җитү белән аның хәле бетә. Хәлсезләнгән ирне коткаручылар вакытында күреп, тиешле ярдәм күрсәтә.
Соңгы көннәрдә елга-күлләрдә бату очраклары ешайды. Фаҗиганең төп сәбәбе – спиртлы эчемлекләр кулланып суга керү. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре бер-беребезгә һәм үз сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга чакыра.
Фото: pixabay.com