Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бер тән, бер җан булып яшәгәннәр!..

Оглавление

Бер-берсеннән аерып булмаган Сиам игезәкләренең дә кайберләре бәхетле гомер кичергән.

Чанг һәм Энг Банкерлар

Алар 1811 елның 11 маенда Сиамда, хәзерге Таиланд җирендә туа. Нәкъ менә бертуган Банкерлар бөтен дөнья күләмендә зур билгелелек яулагач, тәннәре белән бергә кушылып туган балаларны “сиам игезәкләре” дип атап йөртә башлыйлар. Шунысы да мәгълүм булсын: Сиам короле, аларны күргәч, көчле тетрәнү кичерә һәм дәүләткә бәла килмәсен өчен аларны үтерергә боера. Ләкин аларның әниләре улларын бирүдән баш тарта һәм король фәрманы үтәлмичә кала.

Ул чактагы медицина техноло­гияләре игезәкләрне аеру мөмкинлеге бирми, чөнки алар торакопаглар (күкрәк читлекләре кушылып үскән игезәкләр) була.

Үсмерлек чорына җиткәч, малайларны Англия бизнесмены Роберт Хантер күреп кала һәм Чанг белән Энгка үзенең циркында чыгыш ясарга тәкъдим итә. Малайлар башта нык икеләнә, әлбәттә, ләкин, бәхеткә, Хантер намуслы кеше булып чыга. Бертуганнар (чынлап та бергә туганнар) Бөек Британия һәм АКШ буйлап гастрольләрдә йөри, ә 21 яшь тулгач, килешү вакыты чыккач, аларга Хантер бик мул итеп акча түли, иркен яшәрлек бай булып китәләр.

Аннары Чанг белән Энг яшәргә АКШка күченәләр, Банкер фамилиясе алалар, Финеас Барнумның киң билгеле циркы белән контракт төзиләр һәм ферма сатып алалар. 1843 елның 13 апрелендә берьюлы ике туй була: егетләр бертуган Аделаида һәм Сара Энн Эйтсларга өйләнә. Шушы никахлардан Чангның – 10, Энгның 11 баласы туа.

Алар 1874 елда вафат була: Чанг пневмония белән чирләп үлгәч, берничә сәгатьтән Энг та вафат була.

Роза һәм Жозефа Блажеклар

Алар Богемиядә (хәзерге Чехия) 1878 елда дөньяга килә. Кече оча сөяге тирәсендә кушылып туган кызларны аеру мөмкин булмый. Гадәти балалар белән бергә укымыйча, аларны өйдә укыталар, өстәвенә, музыкаль белем бирәләр, хәтта... биергә дә өйрәтәләр. Кызлар скрипкада һәм арфада уйный, чыннан да, һәрберсе үз егете белән бии дә! Шулай чыгыш ясап та йөриләр, аларны күрергә халык та күпләп килә.

Ләкин көннәрнең берсендә Роза гашыйк була. Әлеге немец офицеры кызларны талаштырып бетерә яза. Роза белән Жозефаның җенси әгъзалары уртак булганлыктан, якынлык кылу турында башта сүз дә булмый. Ләкин Жозефа соңрак хәл-шартлар белән килешә һәм гашыйкларга кушылырга рөхсәт бирә. Нәтиҗәдә, беркем дә көтмәгән хәл була: Роза авырга кала! Һәм нәкъ менә Роза, чөнки аларның аналыклары аерым була. Бер дигән, тап-таза булып туган малайга “Франц” дип исем кушалар. Аны хатыннар бергә имезеп үстерә, чөнки икесенең күкрәкләренә дә сөт төшә. Шул ук вакытта юридик яктан алар икесе дә баланың анасы булып исәпләнә. Кызганычка каршы, сабыйның әтисе сугышта һәлак була.

Роза белән Жозефа соңрак та гашыйк булалар, ләкин аларга кияүгә чыгарга рәхсәт бирмиләр, чөнки бу хәл ир кеше өчен күпхатынлылык булып исәпләнер иде. Ничек кенә булмасын, аларга Ходай гыйшык утларында янарга да, ана бәхете кичерергә дә насыйп итә.

Хатыннар 1922 елда вафат була. Жозефа сары чире белән авыргач, табиблар Розага тәнен аерырга тәкъдим итә, ләкин ул баш тарта. “Әгәр Жозефа үлсә, минем дә үләсем килә”, – ди ул.

Милли һәм Кристина Маккойлар

Кара тәнле бу кызларга язмыш бик күп сынаулар әзерләп торган. Аркалары һәм артлары ябышып үскән сабыйлар төньяк Калифор­ниядә коллар гаиләсендә туа. Аларга 8 ай тулгач, хуҗа­лары аларны әниләре белән бергә сатып җибәрә. Яңа хуҗалары исә аларны тиз генә гарипләр циркына сата. Шуннан аларны урлыйлар һәм, өч ел үткәч кенә Англия­дә табып, АКШка кире кайтаралар.

Бергә кушылып үскән игезәкләр тамашачыларда әллә ни кызыксыну уятмый дип уйлап, хуҗалары аларны җыр­ларга укыта. Шулай итеп, аерылырга да, иреккә дә өметләре булмаган кызлар сәләтләрен тормышка ашырырга мөмкинлек ала һәм алар, чыннан да, бик матур җырлый!

Хуҗалары вафат булганнан соң, кол кызлар аның улы Джозеф кулына күчә. Ул кызлар турында яңа легенда уйлап чыгара: Милли белән Кристина ике башлы, дүрт куллы һәм дүрт аяклы бер кеше – Милли-Кристина булып китә. Ул аларның концерт номерын шулай дип игълан итә дә. Ләкин бу инде бик әһәмиятле булмый, чөнки тамашачылар кызларның гариплеген күрергә түгел, чыннан да искиткеч тавышларын тыңларга килә башлый. “Ике башлы сандугач” дип йөртелә башлаган кызлар зур популярлык яулый. Озакламый кызлар, җырлаудан тыш, уен коралларында уйный һәм бии дә башлый.

Гражданнар сугышы тәмам­ланганнан һәм коллык бетерелгәннән соң, Милли белән Кристина ирекле кешеләр булып кына калмый, бик бай һәм хөрмәтле туташлар да булып китә, музыкаль сәләтләре белән алар яхшы гына акча эшли. 58 яшьтә алар сәхнәдән китә, туган якларына кайта, Колумбус шәһәрендә йорт сатып ала һәм иркен, тыныч тормыш белән яши башлый. Алар 61 яшьтә вафат була.

Эбигейл һәм Бриттани Хенселлар

АКШта яшәүче бу игезәк кызлар – исән калган һәм тулыканлы тормыш алып баручы дицефалларның берсе. Шулай дип ике башлы, бер гәүдәле, ике куллы, ике аяклы һәм өч үпкәле парларны атыйлар. Йөрәк һәм ашказаны аларның һәрберсенең үзенеке, ләкин кан әйләнеше уртак. Ике арка мие оча сөяге янында тәмамлана, ә билдән аста булган барлык әгъзалары да уртак. Читтән караганда, алар ике башлы бер кешене хәтерләтә.

Алар тулыканлы тормыш белән яши. Кызларның һәрберсе гәүдәнең үзенә караучы өлешен контрольдә тота, шулай булуга карамастан, Эбигейл һәм Бриттани хәрәкәтләрен бер-берсе белән шулкадәр оста яраклаштырырга өйрәнгәннәр ки, нәтиҗәдә алар йөгерә, йөзә, велосипедта һәм хәтта машинада (һәрберсенең правасы аерым) йөри ала.

Кызлар гадәти мәктәптә укыган һәм балачакта икесе дә табибә булырга хыялланган. Әти-әнисе бик акыллы булган, күрәсең, алар кызларының һәр мавыгуына ярдәм итәргә тырышкан, шуңа да кызлар җәмгыятьтән, иҗтимагый тормышкан читтә калмаган, читләтелмәгән: бервакытта да өйдә бикләнеп утырмаганнар һәм тирә-яктагыларның алар белән аеруча кызыксынуына игътибар итмәскә тырышканнар. Нәтиҗәдә, кызлар тулыканлы яшәү рәвеше алып бара, дуслары да күп, мавыгулары да байтак.

Болардан тыш, Эбигейл белән Бриттани “Математика укытучысы” белгечлеге буенча университет тәмамлаганнар, эшкә урнашканнар. Ләкин шунысы гына бар: ике кеше булсалар да, аларга бер генә хезмәт хакы түләнә. “Без, әлбәттә, икебезгә бер хезмәт хакы түләнәчәген белеп тордык, чөнки бер кеше эшен башкарабыз”, – ди Эбби.

Данис Дәүләтханов әзерләде.