Галимнәр артык эссе көннәрнең кешеләрнең сәламәтлегенә генә түгел, акыл сәләтенә дә начар йогынты ясавын ачыклаган. Тәҗрибәдә Бостоннан 50 студент катнашкан. Аларга игътибарлылык һәм яхшы реакция таләп итүче тестлар үтәргә кирәк булган.
Тәҗрибәдә катнашучыларның барысы да тулай торакта яшәгән. Кайберләренең бүлмәләрендә кондиционерлар булган, кайберләрендә юк. Беренче тәҗрибә нәтиҗәләре барысының да бертөрле яхшы булган. Ләкин Бостонга аномаль эсселек килү белән хәл үзгәргән. Бүлмәләрендә бик эссе булган студентлар мәсьәләләрне начар чишә башлаган. Нәтиҗә 13, кайбер очракта 50 процентка кимегән, дип яза PLoS Medicine журналы. Белгечләр эсселекнең хәтта сәламәтлеге яхшы булган кешеләргә дә сизелерлек йогынты ясавын ачыклаган. Ә инде өлкәннәр хакында сөйлисе дә түгел...
Фото: pixabay.com