2030 елга республика халкының 80 процентка якыны спорт белән шөгыльләнәчәк.
Әлеге вакытта бу күрсәткеч бары тик 35 процент тәшкил итә.
- Республикада яшәүчеләр тулысынча спорт корылмалары белән тәэмин ителергә тиеш. Тәү чиратта киңкүләм спортның үсеш юлларын булдырырга кирәк, - диде Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов.
Агымдагы елда республикада спортны үстерү өчен өстәмә рәвештә 87 миллион сум акча бүленәчәк.
Фото: pixabay.com