Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Экранда күренсә, кояш чыккандай була

ТНВ каналы алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина телевизор караучыларга яктылык өләшә.

Ә өйдә сөекле хатын, өч баласына хәстәрлекле әни, анасының игелекле баласы да икән ул.

ТНВ каналы сайтындагы әңгәмәсендә ул аш-су серләре белән бүлешә.

- Гаиләмне тәм-томнар белән сыйларга яратам, ирем өчпочмак ярата, өлкән кызым - ит пәрәмәче, уртанчысы коймак, улыбыз ит шулпасын үз итә, әнием кыстыбый һәм кабак ашларымны мактап ашый. Барыбыз да яраткан борай белән ит бәлеше бик уңа.

Ә кунак килгәндә мин чүлмәктә ит пешерәм.

Аны башта яссы кисәкләргә турарга һәм, суган һәм башка тәмләткечләр салып, 1-2 сәгать салкын урында тотарга кирәк. Аннан алып, кара җимеш өстәп, чүлмәккә салырга һәм 1,5-2 сәгатьткә кайнар мичкә генә куясы кала.

"Фәридәдән өйрәндем," - дип, без дә пешереп карарбыз әле!

Фото ТНВ каналы сайтыннан алынды.