Найти в Дзене
Войти
Кызыл таң (СМИ)
182 подписчика
Подписаться
Базытамак укучылары җиләк үстерә
12 июля 2018
12 июл 2018
9
~1 мин
Кыш айларында исә алар җиләк-җимеш компоты эчә.
Илеш районы Базытамак урта мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогы, районда иң зурлардан булып, 5 гектарга якын мәйданны били. Монда җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр, дару үләннәре үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Бакчада укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән бергә эшләп, кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, төрле тәҗрибәләр үткәрә.

Иртә яздан кара көзгәчә бакчада эш кайный. Бүген монда укучыларның җәйге практикасы дәвам итә. Мәктәп ашханәсе өчен җитәрлек күләмдә яшелчә-җимеш үстереп алыр өчен алар барлык көчен сала. Суган, кишер, чөгендер, бәрәңгенең рәт араларын эшкәртәләр. Шул ук вакытта бакчада җиләк, карлыган өлгерә.

Соңыннан туңдыргычка салынган карлыган, слива, кура җиләге, торннан укучылар өчен компот кайнатыла, яшелчәләрдән төрле-төрле салатлар ясала. Җиләк-җимешнең бер өлеше сатылып, аннан алынган керем мәктәпкә ремонт ясау өчен тотыныла.

Педагогик хезмәт ветераннары утырткан “Розалар аллеясе” шау чәчәктә. Бик күп төрле чәчәкләргә күмелеп утыручы бакча әкият дөньясын хәтерләтә. Район конкурсларында ул елның-елында призлы урыннар яулый.