Свердловск өлкәсенең Невьянск холык төзәтү колониясенә дулкынлы попугай очып кергән, дип яза РИА Новости.
Тоткыннар кошка көтелмәгән игътибар күрсәткән: аны сыендырганнар, ашатканнар, хәтта читлек тә эшләгәннәр. Соңыннан гына яңа “күрше”ләре хакында тәрбия бүлегенә хәбәр иткәннәр.
Колония хезмәткәрләре, попугайның барлык билгеләрен җентекләп язып, гәзиткә игълан биргән һәм сәяхәтче кошның хуҗабикәсе табылган. Ул чиксез шатланган һәм тоткыннарга да, колония хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен белдергән.
Июньдә Англиянең Берли шәһәрендә бер ирнең очып киткән сөекле попугае артыннан биек агач башына менеп, янгын сүндерүчеләр ярдәмендә генә җиргә төшә алуы хакында язылган иде.
Фото: pixabay.com