Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Казанда “Милли тормыш һәм дин” форумы үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы 19-21 июльдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Быел форум мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууының 200 еллыгы кысаларында оештырыла.

Быелгы форумга Татарстан Республикасыннан һәм Русиянең 70 төбәгеннән 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган. Форум программасы кысаларында алар 19 июльдә аерым секцияләргә бүленеп эшләячәк: Татар дөньясында Ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру; Балаларга дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар; “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре; Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле.

20 июльдә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

21 июльдә форум делегатлары Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.

Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрендә уздырылды. Ул вакытта Казанга Русиянең 40 субъектыннан 700 дин әһеле җыелган иде. Мәртәбәле имамнар, мөфтиләр, мөхтәсибләрне һәм башка дин эшлеклеләрен бергә туплап оештырылган әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе тырышлыгы белән уздырылган иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан