Бүген Дәүләкән районының Ташлы-Шәрип авылында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен “Самавыр бәйрәме” уздырды.
Башкортстанда беренче тапкыр оештырылган бу күркәм бәйрәмдә яше дә, карты да зур теләк белән катнашты. Мәктәп бинасы алдындагы мәйданда авылдашлар өчен самавыр гөжләп утырды. Самавырга һәм йомшак чишмә суыннан ясалган чәйгә багышланган чаралар викториналар, уеннар һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә авылдашлар актив катнашты. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турында кызыклы мәгълүматлар яңгырады.
Бәйрәмнең иң “тәмле” өлешендә авыл халкы һәм кунаклар җиләкле кайнар чәй белән сусауларын басты, өстәлгә куелган тәм-томнар белән сыйланды. Чөкердәшеп чәй эчкәннән соң, чараны оештыручылар Розалия Романко, Светлана Локманова һәм бәйрәмдә катнашучы Дәүләкән Мәдәният сарае директоры Юлизә Шәфиева самавыр туенда актив катнашучыларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Рәзилә НИЗАМОВА.
Наил АКМЕЕВ фотосы.