Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Самавырга кунакка!

Шушы көннәрдә туган авылыма үзенчәлекле чарага чакыру алдым. Җәйнең чалт аяз бер көнендә Дәүләкән районының Ташлы-Шәрип авылына “Самавыр бәйрәме”нә кунакка кайттым.

Нинди генә чараларда булганым юк, ә менә монысы минем өчен чын-чыннан яңалык булды.

Самавырлар инде чормаларга алып куелды. Аларны төрле чәйнекләр, титаннар алыштырды. Әмма халкыбызда самавырга карата гомер-гомергә олы хөрмәт сакланып килде.

Әлеге чарада да самавыр бәйрәмнең иң түрендә булды. Ул үз көенә гөжләп утырды, ә авылдашлар һәм кунаклар аның тирәсендә бөтерелде.

Чараны оештыручылар - авылыбызның иң уңган кызлары, китапханәче Светлана Локманова һәм Розалия Романко - заманның аһ-зарларына бирешмичә, менә дигән бәйрәм оештырганнар. Ярдәмчеләрен дә тапканнар. Ә авыл талантларга һәрчак бай булды. Җырчылары да, биючеләре дә үзебезнеке. Бәйрәм булгач, күрше авыллардан, район үзәгеннән, хәтта башкаладан да килүче сәнгатькәрләр көттермәде. Җырлы-моңлы десант тиз арада кайтып төште. Шуңа да бәйрәм гөрләп торды.

Ни дисәң дә, безнекеләр чәйне ярата. Һәм аның иң кайнарын әле. Чәй – татарның йөзе дип юкка әйтмиләр бит. Чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык икәнен барысы да яхшы белә. Мин инде моңа тагын бер кат инандым. Күркәм йолаларыбызның берсен саклауга үз өлешләрен керткәннәренә авылдашларым өчен горурлык катыш соклану хис-тойгылары кичердем.

Рәзилә НИЗАМОВА.

Наил АКМЕЕВ фотосы.