Дәүләкән районының Ташлы-Шәрип авылында Башкортстанда беренче тапкыр уздырылган “Самавыр бәйрәме”ндә катнашучыларны хуш исле чәй белән сыйлаганда ветеран укытучы Сәлимә апа Сафина шулай диде.
Чыннан да, аның төрле рецептлар буенча ясалган чәйләре кайнарлыгы белән сусауларны бик тиз басты, җаннарны эретеп җибәргәндәй булды. Ә Сәлимә апа, маңгайга бәреп чыккан тирләрне сөртә-сөртә, бик матур итеп җырлар да башкарды, сәхнә остасы Фәнһәр Нагаевның гармунына кушылып, ул кунакларга һәм авылдашларына тәмле “Грузин чәе” җырыннан да өлеш чыгарды.
Самавыр янында җырлаган җырлар бик “тәмле” була икән. Сәлимә апа башкаруында яңгыраган “Тибрәлә җыр дулкыннары” җыры авылның инеш буйларына сәяхәт ясагандай итте. Җырчының тирән күкрәк тавышы, челтерәп аккан чишмә суларының моңы белән бер булып, зур суларга таба юл алды.
Ә бәйрәм милли рухта дәвам итте. Яшьләр самавырның тарихы, ерак әби-бабайларның көнкүреше белән таныша алды, аннары, төрле викториналарда катнашудан тыш, үзләре дә сәләтләрен күрсәтте.
Рәзилә НИЗАМОВА.
Наил АКМЕЕВ фотосы.