Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Милли йолаларны яратучы кыз

Динә Гайсина шушы көннәрдә Уфадан авылга ашкынып кайтып төште. Чөнки аның туган Дәүләкән районының Ташлы-Шәрип авылында беренче тапкыр “Самавыр бәйрәме” уздырдылар.

Динә мәктәпкә терәлеп торган беренче йортта яши. Бәйрәмдә аның ярдәме дә кирәк булырын сизеп-тоепмы, ул бизәкле чиләкләренә салкын кое суын койды да, йола буенча көянтәсен асып, сыгылмалы атлый-атлый, күрше мәйданга юнәлде.

Динә - булачак музыка укытучысы. Ул башкаладагы педагогия колледжында икенче курсны тәмамлаган. Баянда уйнарга ярата. Динә шигырьләр, аеруча Габдулла Тукайның иҗатын ярата.

- Бездә бүген "Самавыр бәйрәме", шуңа бу юлы мин самавырга кунакка да кайттым. Безнең гаиләдә чәйне самавырдан эчмәсәләр дә, чәйсез яши алмыйбыз. Сөекле шагыйребез дә чәй эчәргә яраткан бит. Аның “Тәүлек” дигән шигырендә самавыр турында бик матур языла, - дип безнең искә төшерде яшь танышыбыз.

Динә әлеге вакытта ялда. Әтисе Мәскәүдә эштә вакытта әнисенә булыша.

Авылга Әлшәй районының Гайниятамак авылыннан килен булып төшкән Миләүшә Тәлгать кызының икенче кызы да сәнгатьне ярата икән. Киләсе уку елында алтынчы сыйныфка баручы Зилә һәр бәйрәмнең уртасында бөтерелә. Ул биергә ярата. Бу көнне дә ул сыйныфташы белән бергә бәйрәмнең бер бизәге булдылар, дәртле биюләре белән кунакларның күңелләрен хушландырдылар.

Рәзилә НИЗАМОВА.

Наил АКМЕЕВ фотосы.