Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Пенсияләр хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан, реформалар пенсия күләмен арттыруга китерәчәк, дип белдерәләр.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр итүенчә, илдә страховкалау пенсиясен хезмәт хакының 40 проценты дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин булачак. Ул гомум хезмәт стажы елларындагы эш хакыннан исәпләнәчәк.

Русиядә уртача айлык хезмәт хакын 40 000 сум дип билгеләгәндә, аның 40 проценты 16 000 сум була.

Югары хезмәт хакы алып эшлүчеләргә килгәндә, айлык хезмәт хакы 85 000 сум булганда, пенсия күләме якынча 34 000 сумга якын исәпләнә.

Моннан тыш, пенсияләр ел саен 1 мең сумга артып торачак, дип көтелә.

Фото vk.com сайтыннан.