Хәзер Русиядә яшәүчеләр махсус кибеттән сатып алынган бәрәңге орлыгын гына утыртырга тиеш.
"Россельхознадзор" идарәсе начальнигы Андрей Лушников карарына ярашлы, "икенче икмәк"не шундый кибеттән сатып алмыйча, үз базыңнан алып утыртсаң, 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
Административ хокук бозулар кодексына кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, бәрәңге, яки башка культураларның орлыгын махсус кибеттән сатып алып утыртырга кирәк. Үз запасларыңны файдаланганыңны күршең күреп, тиешле урынга хәбәр итсә, штраф түләргә яисә уңышыңны җыеп алып, чүплеккә ташларга әзер тор.
Шунысы кызыксындыра: бәрәңге бакчасына кесәдән төшеп калган орлыктан үскән көнбагышны да йолкып ташлавың хәерлерәк булырмы? Тагын нинди "акыллы" карарлар кабул итәрләр икән?
Фото pixabay.com сайтыннан