Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Саф һавада күбрәк йөрегез!

Көнчыгыш Англия университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм саф һавада йөрүнең кеше гомере озынлыгына сизелерлек йогынты ясавын ачыклаган.

Табигый яшеллек янында йөрүләр сәламәтлеккә уңай йогынты ясап кына калмый, иртә үлем хәвефен дә кыскарта икән.

20 илдән 290 миллион кеше катнашкан 140 тикшеренүнең анализы табигатьтә, саф һавада йөрүнең икенче типтагы шикәр чирен, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүен ачыклаган. Шулай ук саф һавада кан басымы, йөрәк тибеше нормальләшә, стресс дәрәҗәсе түбәнәя. Галимнәр бу уңай йогынтының сәбәбен үсемлекләр барлыкка китергән биологик актив матдәләр белән бәйли, алар бактерияләрне үтерә һәм үсешен дә тоткарлый икән.

Фото: pixabay.com