Хөкүмәт йортында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәләтле балаларга ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, югары уку йортлары җитәкчеләре, төбәк белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.
— Бөтен балалар да талантлы, сәләтсез балалар булмый. Аларның һәркайсында төрле сәләт, шуңа да укыту процессын оештыруга да төрлечә якын килергә кирәк, — диде төбәк Башлыгы. — Бездә сәләтле балалар белән төрле юнәлештә эш алып барыла. Шул ук вакытта эшчәнлекне кайбер урыннарда икенче төрле оештырырга кирәклеге аңлашыла. Бу ведомствоара бәйләнешкә кагыла. Бездә бу өлкәдә министрлык, муниципалитетлар, вузлар, җәмәгать оешмалары эшләп килә. Ләкин алар арасында бәйләнеш юк.
Республика Башлыгы Олимпиада хәрәкәтенә, авторлык мәктәпләренә ярдәм итү, Башкортстанда талантлы чыгарылыш сыйныф укучыларын ачыклау, алар белән эшләү һәм төбәктә калдыру системасын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.
Динар Кәлимуллин фотосы.