Русия Транспорт министрлыгы Илдә таксины үстерү буенча совет һәм Дәүләт думасы белән берлектә Русия такси водительләренең осталык конкурсын үткәрә.
Төбәк этабы, шул исәптән Уфада, сентябрьдә уза. Конкурста катнашу өчен пассажирлар һәм йөк ташуга рөхсәте булган шәхси эшкуарларның җиңел такси водительләре чакырыла. Мәҗбүри шарт – машина йөртү тәҗрибәсе өч елдан да ким булмаска тиеш.
Республика этабында җиңүчеләр Башкортстан исеменнән октябрьдә Сочи шәһәрендә үтәчәк Русия этабында чыгыш ясаячак.
(Фото pixabay.com сайтыннан алынды)