Аңа хакларны даими арттыру халыкның законсыз яисә үзаллы ясалган продуктка күчүенә китерергә мөмкин.
1 июльдән тәмәке изделиеләренә акциз җыемы 10 процентка артты. Бу аның бер кабы хакына уртача алганда 5 сум өстәячәк. Бәясен арттыру тәмәке тартуга каршы көрәш буенча комплекслы программага керә, экспертлар моны бик нәтиҗәле чарага исәпли. Ләкин тәмәкегә хакларның даими артуы тартучыларның законсыз яисә үзаллы ясалган продуктка күчүенә китерергә мөмкин.
Акциз җыемы арту турында Салым кодексына төзәтмәләр ярты ел элек кертелгән иде. Бер мең кап тәмәкегә акциз 1562 сумнан 1718 сумга кадәр арта. Шул сәбәпле, быел бәясе түбән булган тәмәке — 10-12, ә премиаль сегментлысы 7 процентка кыйммәтләнәчәк. Ел башыннан Русиядә сигарага (бер данәсе өчен 171 сумнан 188 сумка кадәр) һәм табакка (бер килограммы өчен 2520 сумнан 2772 сумга кадәр) акцизлар арткан иде инде. Шулай ук электрон сигаретларга һәм вейпларга да хаклар артты. Июньдә хөкүмәт кальян өчен кушылмаларга акциз кертү турында закон п