Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, 2018 елга 19 миллиард сумлык территориаль заказ расланган.
Былтыргы белән чагыштырганда, бу 12 процентка күбрәк.
“Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программа буенча Бөре, Благовар, Борай, Краснокама һәм Стәрлетамак районнарында юл эшләре җәелдерелгән. Шул ук вакытта әле 19 километр арада Мишкә - Иске Балтач трассасын төзү, Караидел авылына керү күпере, шул ук районнан Тастүбәгә кадәр юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ел ахырына 930 километр юл һәм 1,4 мең күперне төзекләндерү күз уңында тотыла.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды