Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яр буенда шундый кафе бар

Караидел районы үзәгендә урнашкан “Берег” комплексы туклану урыны гына түгел.

Бу районга чираттагы баруыбызда да без әлеге кафега кермичә китмәдек. Беренчедән, элегрәк анда тамак ялгаганда телеңне йотарлык итеп әзерләнгән ризык-тәгамнәре бик ошаган булса, икенчедән, мәрхәмәтле, киң күңелле хуҗалары Елена һәм Илдар Нартдиновларның үз эшчәнлекләрен тагын да киңәйтүе хакында ишеткән идек, моны үз күзләребез белән күрәсе килде.

Яңа эш башлаучы малтабарларга дәүләт ярдәме программасы буенча эшчәнлекләрен 2015 елның җәендә башлаган бу тырыш парның бик кыска вакытта шактый нәтиҗәле эшләп китүенең сәбәпләре турында уйланганда, монда, иң беренче чиратта, район җитәкчелегенең кече һәм урта малтабарлыкка аеруча игътибарлы булуыннан эзләргә кирәктер. Чыннан да, Караидел районы кече бизнесны үстерү һәм аңа булышлык күрсәткечләре буенча республикада алдынгы урыннарның берсен били. Нартдиновлар да үз эшләрен шушы игътибарны тоеп һәм 300 мең сум күләмендә матди ярдәм алып башлап җибәргән.

Уңышларының серен мин тагын шунда да күрәм: Еленаның җәмәгате Илдар Фаил улы отставкага чыкканчы хокук саклау органнарында эшләгән, анда алган эш тәҗрибәсе, хезмәтне планга ярашлы оештыра белү һәм аны вакытында башкару гадәте бүген малтабарлык эшчәнлегендә дә бик ярап куядыр. Өченчедән, Елена Линат кызының элегрәк Пенсия фонды бүлекчәсендә, “Россельхозбанк”тагы эш тәҗрибәсе, акчаны исәпли һәм сакчыл тотына белүе дә бүген аның администратор, бухгалтер эшчән-легендә нык ярдәм итә.

Без былтыр яз районда булганда “Берег” кафесында ике банкет залы булып, шуларның берсе – 50, икенчесе 80 кешегә исәпләнгән иде. Җәй көннәрендә исә, югарыдагыларга өстәп, баржа-кафе да ачканнар. Анысы, аңла-шылуынча, су өстендә утыра, 60 кешегә исәпләнгән. Монысы да көн саен эшли. Көндез кеше булмаганлыктан, анда без дә кереп чыктык. Су өстендә утыручы баржа Караидел елгасының уйчан дулкыннарында җай гына тибрә-лә, хәтта йөзеп барган кебек, сусаклагычка исә аннан искиткеч матур манзара ачыла!

Кафеның залларында төрле очрашу мәҗлесләре, туйлар һәм банкетлар үткәрүдән тыш, булдыклы хуҗалар биредә, татар һәм башкорт эстрадасы йолдызларын чакырып, тематик кичәләр дә оештыра, ә аларның тамадасы хәтта Бөре шәһәреннән килеп җитә. Шунда ук ризыкны күмер өстендә кыздыра, балык ыслый башлаганнар, болары да халыкны җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы буларак файдаланыла.

Караидел елгасы ярлары буенда урнашкан комплекстан тыш, һәрвакыт эзләнү юлында булган креатив хуҗалар эшчәнлекнең күчмә хезмәтләндерү юлларын да оста файдалана. Мәсәлән, билгеле булуынча, әлеге вакытта районда зур төзелешләр гөрли. Елга аша гасырлар буе көтелгән күпер төзелеше турында “Кызыл таң” язып чыккан иде инде. Моннан тыш, район территориясендә Бөре – Караидел – Тастүбә – Сатка юлы төзелеше бара. Нартдиновларның гаилә бизнесы предприятиесе, “Башкиравтодор” җәм-гыяте игълан иткән тендерда җиңеп чыгып, әлеге вакытта Магинск участогындагы ашханәдә сменалап хезмәт салучы йөзгә якын эшчене (!) көненә дүрт тапкыр (!) тукландыруны оештырган. Өстәвенә, ризыкларны термосларда объектларга да алып баралар. Һәм бу – ел әйләнәсенә!

Ләкин Нартдиновлар ирешелгәннәр белән чикләнергә, ка-нәгатьләнергә җыенмый, планнары зурдан. Күптән түгел генә район кулланучылар җәмгыятенең элекке ашханәсе бинасын сатып алганнар. Аны үзгәртеп коргач, элекке “Караидел” исемен саклап калдырып, 300 квадрат метрда йөз кешелек зур банкет залы ачмакчылар. Монысын инде киләсе елларга ниятләп торалар. Бирсен Ходай, булдыклы парның бу нияте дә тормышка ашсын!

Кыскасы, хәйрия акцияләрендә дә теләп катнашучы, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтеп эшләүче һәм яшәүче бу игелекле малтабарларның теләк-ниятләре зурдан. Алар, “Берег” җәмгыяте объектларын ашау-эчү, күңел ачу өчен генә файдалану белән чикләнмичә, киләчәктә, бәлки, кунак-ханә булдырып һәм бирегә ел саен күпләп агылучы балыкчылар өчен тиешле шартлар да тудырып, районга мөмкин кадәр күбрәк туристлар җәлеп итү максатында бизнесны туристик юнәлештә дә үстерергә күзаллыйлар. Районны социаль-икътисади үс-терүнең мөһим бер тармагы саналучы туризмга район җитәк-челегенең дә зур әһәмият бирүен искә алсак, Нартдиновларның гаилә бизнесы шушы юнәлештә дә үсеш алачагына шик юк.

Фәнис ГӘРӘЕВ.