Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Агыйдел шәһәре үсештәме?

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов эш сәфәре белән Агыйдел шәһәрендә булды.

Чара шәһәрнең социаль объектларын караудан башланды. “Агыйдел” спорт-ял итү үзәген, Башкортстанның 100 еллыгына юбилей объектларын төзү буенча проектны тормышка ашыру кысаларында реконструкцияләнүче “Идел” шәһәр мәдәният йортын, “Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча былтыр төзекләндерелгән һәм быелга планлаштырылган ихаталарны һәм җәмәгать урыннарын карауга аерым игътибар бүленде.

Премьер-министр шәһәрнең инвестицион мәйданнарында булды. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “Стапель” җәмгыяте нефть шламнарын үтилләштерү һәм мазутны эшкәртү буенча цех төзү проектын тормышка ашыра. Проект буенча инвестицияләр күләме – 721,7 миллион сум, 52 хезмәт урыны булдыру планлаштырыла.

“Башатомтерминал” җәмгыяте нефть продуктларын кү­черү өчен елга терминалы төзи. Акча салу күләме 345 миллион сум тәшкил итәчәк, 31 кешегә хезмәт урыны булачак.

Инвесторлар белән проектларның гомум торышы, проблемалары тикшерелде, республика Хөкүмәте ягыннан дәүләт ярдәме чаралары мөмкинлеге хакында сөйләшенде.

Сәфәрнең икенче өлешендә “Агыйдел шәһәренең социаль-икътисади үсеше стратегиясе” дигән гомум темага ки­ңәшмә үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Рөстәм Мәрданов шәһәрдә индустриаль парк булдыру буенча концепция әзерләргә күрсәтмә бирде.

Ләйсән Якупова.