Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Урманчылар субсидия алачак

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов урман сәнәгате комплексы оешмаларына республика бюджетыннан субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча онлайн төрдә киңәшмә үткәрде.
Анда Евразия Икътисади Берлеге илләре территориясендә җитештерелгән урман хәзерләү, урман хуҗалыгы, янгынга каршы һәм агач ташу техникасын сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү һәм әлеге тармак учреждениеләренә мондый төр техника сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде. Урман хәзерләү һәм аны ташуга махсуслашкан предприятиеләрне тиешле дәрәҗәдә җиһазландырмау һәм юл-транспорт инфраструктурасының аз үсешкәнлеге урман хуҗалыгы комплексының мөмкинлекләрен чикли. Шул ук вакытта, вице-премьер Фәрхәд Самедов белдерүенчә, бүген урман хуҗалыгы тармагы 14 миллиард сум табыш китерә, әмма ресурсларны һәм мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдаланганда, аны 7 тапкыр арттыру һәм 100 миллиард сумга җиткерү мөмкинлеге бар. Шуңа бәйле хәзер югары технологияле автоматлаштырылган урман хәзерләү комплексларын

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов урман сәнәгате комплексы оешмаларына республика бюджетыннан субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча онлайн төрдә киңәшмә үткәрде.

Анда Евразия Икътисади Берлеге илләре территориясендә җитештерелгән урман хәзерләү, урман хуҗалыгы, янгынга каршы һәм агач ташу техникасын сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү һәм әлеге тармак учреждениеләренә мондый төр техника сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.

Урман хәзерләү һәм аны ташуга махсуслашкан предприятиеләрне тиешле дәрәҗәдә җиһазландырмау һәм юл-транспорт инфраструктурасының аз үсешкәнлеге урман хуҗалыгы комплексының мөмкинлекләрен чикли.

Шул ук вакытта, вице-премьер Фәрхәд Самедов белдерүенчә, бүген урман хуҗалыгы тармагы 14 миллиард сум табыш китерә, әмма ресурсларны һәм мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдаланганда, аны 7 тапкыр арттыру һәм 100 миллиард сумга җиткерү мөмкинлеге бар.

Шуңа бәйле хәзер югары технологияле автоматлаштырылган урман хәзерләү комплексларын сатып алганда каплату өлешен 50 процентка җиткерү мөмкинлеге карала.

Урман сәнәгате комплексы предприятиеләренә күрсәтеләчәк дүләт ярдәме тармак оешмаларының үз акчасы исәбенә якынча 2 миллиард сум күләмендә урман хәзерләү һәм ташу техникасын яңартуга өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә, республиканың агач эшкәртүче предприятиеләрен чимал белән тәэмин итәргә, төбәкнең урман сәнәгате комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк.